news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өч машина бәрелешкәч, «Ока» пассажиры имгәнгән

Иртәнге сәгать тугызынчыда «Лада Калина», «Ока» һәм «Форд Фокус» белән авария булган.

Чаллыда өч машина бәрелешкәч, «Ока» пассажиры имгәнгән

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда өч машина бәрелешкән авариядә «Ока» машинасы пассажиры зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. 

«Лада Калина», «Ока» һәм «Форд Фокус» иртәнге сәгать тугызынчыда Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында бәрелешкән.

Шаһитлар сүзенә караганда, «Калина» светофорга җиткәндә тормозга баскан, ә аның артыннан бара торган машиналар дистанцияне сакламаган.

«Ока»ның сиксән яшьләр тирәсендәге пассажирына зыян килгән. Руль артында аның ире, шулай ук олы яшьтәге кеше була.

«Әбинең башы җәрәхәтләнгән, муенына да зыян килгән кебек. Аны ашыгыч ярдәм машинасына алып киттеләр», — дип сөйләде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100