news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казанда икмәк пешерә торган заводта янгын чыккан

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Крутовская урамында урнашкан икмәк заводында янгын чыгу турында 101 телефон номерына хәбәр килә.

Беренче каттагы юыну бүлмәсендә 3 кв. м. мәйданда пластик түшәм яна башлаган. Янгын сүндерү хезмәте урынга килеп җиткәнче 15 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә бинадан чыккан.

Янгын турында «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны тулысынча сүндерә. Вакыйга нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Башлангыч фаразлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе — электр җиһазларын дөрес кулланмау.

news_right_1
news_right_2
news_bot