news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йорт козырегына егылып төшкән кызны коткарганнар

Зыян күргән 20 яшьлек кызны, носилкада аска алып төшеп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Казанда йорт козырегына егылып төшкән кызны коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда йорт козырегына егылып төшкән кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә төштән соң 112 бердәм номерына Сибгат Хәким урамындагы 31нче йортта бер кызның йорт козырегына егылып төшүе турында хәбәр килгән.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре зыян күргән 20 яшьлек кызны, носилкада аска алып төшеп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot