news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада» автомобиле җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән

Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә ТЭЦ урамында булган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте иртәнге җиделәр тирәсендә ТЭЦ һәм Хлебозаводская урамнары чатында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буйлап урам аша чыгучы яшүсмергә юл бирмәгән.

«Нәтиҗәдә, җәяүленең башы җәрәхәтләнгән. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot