Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән
43 яшьлек ир-атның мәетен судан водолазлар чыгарган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендәге йорт подвалында ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген кич белән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Каюм Насыйри урамындагы 38нче номерлы йорт подвалында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килде.

2нче зона отряды коткаручылары урында бинаның подвалын 2,5 метр биеклектә су басуын ачыклаган.

43 яшьлек ир-атның мәетен судан водолазлар чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз