news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда исерек хәлдәге хатын-кыз су коенырга киткән һәм батып үлгән

Хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

Татарстанда исерек хәлдәге хатын-кыз су коенырга киткән һәм батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 18.34 сәгатьтә Әтнә районының Күәм авылы янында бер хатын-кызның батып үлүе турында хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, исерек хәлдәге 45 яшьлек хатын-кыз су коенырга уйлаган һәм кире йөзеп чыга алмаган. Аны әлеге фаҗиганең шаһитлары яр буена чыгарган.

Шунысын да искәртик: хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100