news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенән 749 пациент вафат булган

Илдә коронавирус корбаннырының гомуми саны 143 002 кешегә җитте.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенән – 749, пандемия башланганнан алып 143 002 пациент вафат булган.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә 749 үлем очрагы расланды... Пандемия башланганнан алып Россиядә бу чирдән 143 002 кеше вафат булды», - диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, Мәскәүдә соңгы тәүлектә – 110, Санкт-Петербургта – 102, Түбән Новгород өлкәсендә 29 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100