news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән

Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе һәлакәт булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, авария кичә кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән.

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot