news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике пациент коронавирустан вафат булды

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланган, SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән.

Татарстанда тагын ике пациент коронавирустан вафат булды

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды, вирус идентификацияләнде», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Казанда яшәүче 1942 елгы ир-атны 6 июнь авыр формадагы ике яклы полисегментар пневмония белән Казанның № 16 шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпиталенә салалар. Авыру хроник йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары аркасында катлаулана. 11 июньдә пациентның хәле начарлана, аны реанимациягә күчерәләр. 16 июньдә аның хәле кинәт начарлана, йөрәге туктый. Реанимацион гамәлләр ярдәм итми.

1952 елгы хатын-кызны авыр формадагы вируслы пневмония аркасында катлауланган коронавирус инфекциясе белән 20 июньдә Чистай үзәк хастаханәсенә салалар. Хатын-кызның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Ул 26 июньдә вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100