news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күлдә су коенганда 5 яшьлек малай үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар

Әти-әнисе һәм шаһитләр баланы аңына китерергә тырышып караган, әмма ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслый.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Казанның Зур Аккош күлендә кизү торган ОСВОД коткаручыларыннан балалар белән суда булган ике фаҗига турында хәбәр килә.

Беренче очракта 15 яшьлек малайны коткарганнар. Ул туп артыннан суга кереп киткән була, әмма бата башлый. Коткаручы бала янына йөзеп килә, аңа коткару жилеты кидертә һәм баланы ярга алып чыга.

Кызганыч, икенче баланы коткарып кала алмыйлар. Һәлак булган баланың әти-әнисе сөйләгәнчә, биш яшьлек малай 10 яшьлек абыйсы белән суда уйнаган. Бер мизгелдә малай күздән югала. Әти-әнисе шундук коткаручыларга мөрәҗәгать итә һәм баланы эзли башлыйлар. Баланы суда табалар, ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче аңына китерергә тырышып карыйлар, әмма урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100