news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда чүп ташый торган машина белән автобус бәрелешеп, ике кеше зыян күргән

Авария кичә, көндез Сөембикә һәм Хәсән Туфан проспектлары чатында булган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда чүп ташый торган машина белән автобус бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитләр хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе кичә, көндезге өчләр тирәсендә Сөембикә һәм Хәсән Туфан проспектлары чатында булган.

Монда «КАМАЗ» (чүп ташый торган) пассажир автобусын бәрдерә, шуннан соң йөк машинасы ян ягына ава.

«Авариядә йөк машинасы йөртүчесе, шулай автобустагы 16-17 яшьлек пассажир кыз зыян күргән. Икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде авария шаһитләре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100