news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән

Ир-атның мәете ярдан ун метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә табылган.

Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бер ир-ат төнлә су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.  

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә 112 бердәм номерына Чаллыда «Үзәк» пляжда бер ир-атның батуы турында хәбәр итәләр. Шаһитләр хәбәр иткәнчә, ир-ат су коенырга кергән, ярдан 10 метр ераклыкта йөзеп киткән, ә соңыннан күздән югалган.

Урынга № 6 эзләү-коткару коткаручылары, ашыгыч ярдәм табиблары һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Трал ярдәмендә Мәләкәс елгасы акваториясенең 500 квадрат метр мәйданын тикшерәләр. 5:20 сәгатьтә ярдан ун метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектә ир-атның мәетен табалар.  

Һәлак булган ир-атны ярга алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Ир-атның шәхесе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100