news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге биштә, М7 трассының 990нчы чакырымында булган.

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә
инстаграм

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанда “Ока” һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә. Фаҗига урыныннан кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге биштә, М7 трассасының 990 нчы чакрымында, Алабуга районының Костенеево авылы янында булган.

Кадрларда күренгәнчә, бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машина юл читенә очып төшкән. Машина тулысынча изелгән.

Шаһитләр китергән мәгълүматлар буенча, авариядә бер кеше урында ук һәлак булган, тагын ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot