Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән

11 июньгә республикада Covid-19дан 514 кеше үлгән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. 1950 һәм 1952 елгы ике ир-ат, 1966 елгы хатын-кыз вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

11 июньгә республикада Covid-19дан 514 кеше үлгән.