news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Эпидемиология үзәгенең бүлек мөдирен кулга алдылар

Илдар Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләрен арттырып файдалануда гаепләнә.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Совет районы суды «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Чаллыдагы филиалының бүлек мөдире Илдар Солтановны кулга алган. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Кичә судта тикшерүче гаепләнүчене сак астына алу үтенече белән чыгыш ясаган.

«Әлеге үтенеч Солтановның авыр җинаять кылуда гаепләнүе белән дәлилләнгән. Иректә калган очракта, гаепләнүче качып ятарга, җинаять эшен алып баруга комачаулык итәргә яки җинаятьчел эшчәнлек эзләрен яшерергә мөмкин», — дип өстәделәр судта.

Суд бүлек мөдирен 8 августка кадәр 2 айга тикшерү изоляторына озатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100