news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура мәктәптә ату оештыручыга коралның законлы бирелгәнме икәнлеген тикшерә

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР Прокуратурасы РФ Генераль прокуратурасы йөкләмәсе буенча Казанның 175нче мәктәбендә ату факты турында тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы бүген иртән белем йортында ату оештырган үсмергә коралга лицензиянең законлы бирелү-бирелмәвен ачыклаячак.

Моннан тыш, прокуратура шәһәрнең барлык мәктәпләрендә укучылар һәм персоналның иминлеген тәэмин итү чараларын, шул исәптән сак хезмәтен оештыру һәм үткәрү режимын үтәүне тикшерәчәк. Хокук саклаучылар мәктәп хакимияте гамәлләрен гадәттән тыш хәл шартларында бәяләячәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле прокурор чаралары күреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175 нче мәктәбендә бүген иртән атыш булуы турында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе балалар. Тагын 21 кеше хастаханәдә дәвалана. Фаҗига урынына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 12 май көнне барлык мәктәпләрдә дә дәресләрне гамәлдән чыгардылар, бу көн республикада матәм көне дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100