news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Казан мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты

Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә Казанның 175нче гимназиясендә балаларга һөҗүм вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Хөрмәтле коллегалар, киңәшмәне Казандагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләре белән башлыйсым килә. Белгәнегезчә, бүген иртән бер мәктәптә зур фаҗига булды, биредә балаларга аттылар. Бу бернинди кысаларга да сыймый торган кансызлык һәм рәхимсезлек», - диде РФ Премьер-министры, киңәшмәне ачып.

«Мәктәп укучылары һәм бер укытучы һәлак булды, бу – бик зур кайгы», - дип өстәде Мишустин.

Шуннан соң киңәшмәдә катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100