news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге фаҗигане Россия Тикшерү комитеты Үзәк аппараты идарәсе тикшерәчәк

Мәктәптә укучыларга аткан җинаятьчегә 19 яшь булган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшенең барлык материалларын җентекләп тикшерү өчен аларны ведомство үзәк аппаратының Баш тикшерү идарәсенә тапшырырга кушты.

Мәктәптәге фаҗига уңаеннан кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Агентлык элегрәк хәбәр иткәнчә, мәктәптә укучыларга аткан җинаятьчегә 19 яшь булган. Ул күптән түгел генә корал йөртү өчен рөхсәт алган. Хәзерге вакытта аны тоткарлаганнар.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы йөкләмәсе белән, фаҗига булган урынга ведомствоның Баш криминалистика идарәсе хезмәткәрләре юл тоткан. Алар махсус техника ярдәмендә җинаять эзләрен эзләү һәм теркәүдә тикшерүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100