news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге атыш вакытында 8 кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган

Зыян күргән алты бала бик авыр хәлдә реанимациядә ята.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган. Агентлык әлеге мәгълүматны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева аша белде.

Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар, аларның барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, зыян күргән алты бала авыр хәлдә реанимациядә ята.

Бер хатын-кызны – Республика клиник хастаханәсенә, олы яшьтәге ике кешене 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100