news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атыш булган Казан мәктәбендә хәвеф төймәсенә яралы вахтер басарга өлгергән

12 май көнне барлык мәктәпләрдә дә дәресләрне гамәлдән чыгардылар, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175нче мәктәбендә һөҗүм вакытында вахтер һәм мәктәпнең тагын бер хезмәткәре хәвеф төймәсенә баскан.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче мәктәбендә атыш булганлыгын хәбәр иткән иде. Җиде бала һәм ике олы кеше һәлак булды. Тагын 21 кеше хастаханәдә. Зыян күрүчеләрнең күбесе - балалар. Күбесе бик авыр хәлдә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗигадән соң мәктәптә булды. 12 май көнне барлык мәктәпләрдә дә дәресләрне гамәлдән чыгардылар, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot