news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды

Республикада тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды
Рамил Гали

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ул Тукай районы хастаханәсенә 13 апрельдә салынган иде», — диде Галимова.

30 апрельдә пациент Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчерелгән. Аңарда катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы була. Ир-атны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Вафат булган кешедә хроник авыруларның авыр формалары күзәтелгән.

Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы расланды. Инфекция йоктыручыларның күбесе — 39 кеше Казанда яши, Чаллыда 18 авыру очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100