news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булды

1947 һәм 1954 елларда туган татарстанлылар инфекция корбаны булган.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән министрлык хәбәрендә.

1947 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат инфекция корбаны була. 10 апрельгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 435 үлем очрагы теркәлгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot