news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кар сулары һәм яңгырлар сәбәпле, түбән урыннардагы күперләрне су басты

Хәзерге вакытта Ык елгасындагы күпер су астында калган.

Татарстанда кар сулары һәм яңгырлар сәбәпле, түбән урыннардагы күперләрне су басты
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Азнакай районында Тымытык авылы янында Ык елгасындагы күперне су баскан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Су басу кар эрү һәм яңгырлар еш яву белән бәйле. Хәзерге вакытта су күпер өстеннән 1 сантиметрга күтәрелгән. Авылга якын юл Башкортстан республикасының Октябрьский шәһәре аша уза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәлне контрольгә алган. Авылда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Тымытык» депосы кизүе оештырылган. Авыл территориясендә кибетләр эшли, шулай ук азык-төлек автолавкаларда китерелә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең республика буенча су басу нәтиҗәләрен бетерә, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100