news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат дүртенче кат тәрәзәсеннән даруханә түбәсенә егылып төшкән

Ир-атны баскыч ярдәмендә йомшак носилкаларда түбәдән төшергәннәр.

Казанда ир-ат дүртенче кат тәрәзәсеннән даруханә түбәсенә егылып төшкән
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Совет урамында урнашкан йорттан 35 яшьлек ир-ат тәрәзәдән егылып, даруханә түбәсенә (козырегына) килеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Фаҗига хакында хәбәр ашыгыч махсус хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына алынган.  Икенче зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына барган.

Адрес буенча килеп, алар ир-атны түбәдән баскыч ярдәмендә йомшак носилкаларда алып төшкән. Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100