news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда картада акчасы җитмәгәнлектән баланы автобустан төшереп калдырганнар

Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда транспорт картасында акчасы җитмәү сәбәпле, икенче сыйныф укучысын автобустан төшереп калдырганнар.

Бу хәл турында социаль челтәрләрдә укучының әнисе сөйли.  Улына бары бер тукталыш ара гына узарга кирәк булганлыгын әйтә ул. Әмма баланы транспорттан төшергәннәр, чөнки ул түли алмаган.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Татар-информ» Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру ярамавы турында тыю үз көченә кергәнлеген хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot