Полиция Казанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны тоткан

Татарстанда изоляцияләнү режимын саклауны тикшерү дәвам итә.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча тоталь тикшерүләр дәвам итә.

Кичә Мәскәү урамында Колхоз базары янында полиция хезмәткәрләре берьюлы ике хокук бозучыны тоткарлаган. Бер егетнең үзе белән документлары да, чыгу өчен белешмәсе дә булмаган. Тәртип сакчылары ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Икенче казанлы полицейскийларны аның белешмәсе бар дип ышандырган, әмма ул аны өендә оныткан. Хокук сакчылары егетне өенә кадәр озата, ул анда кирәкле документларны күрсәтә.

«Үз-үзен изоляцияләү режимын беренче бозуда без еш кына җәза турында кисәтәбез һәм гражданга смс-кодны ничек алырга икәнен аңлатабыз. Кабат хокук бозу очрагында беркетмә төзибез», — дип сөйләде полиция хезмәткәрләре.

Моннан тыш, тәртип сакчылары режим үтәлешен контрольдә тоту көчәячәк һәм урамнарны патрульләү дәвам итәчәк, дип ышандырды. Шулай ук республика халкын һәм кунакларын хәзерге вазгыятьтә аңлы булырга һәм тәртипне сакларга чакырдылар.