news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Биектау районы бистәсендә котыру авыруыннан карантинны бетерделәр

Чикләүләр узган елның декабрендә кертелгән иде.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстанда Биектау районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендә терлекләр котыру авыруыннан карантин бетерелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Терлекләр котыру авыруы буенча кертелгән карантинны бетерергә, - диелә документ текстында. - Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә».

Указ нигезендә Актаныш районының Иске Әлем авылы янындагы «Башак» хуҗалыгының мөгезле эре терлек тоту   территориясендә дә карантинны бетергәннәр.

Карантин узган елның 28 декабрендә хайваннарның котыру чире аркасында кертелгән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot