Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
Бу кешеләрнең үлеме сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында ачыкланган.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда 1937, 1957, 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1976 елда туган ир-ат вирус корбаны булган.
Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
«Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 174 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз