news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән

Бүген төнлә республиканың Бөгелмә районы Райлан авылы фермасының техник бинасында тракторга ут капкан.

Татарстанда ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фермада каравылчы булып эшләүче ир-ат сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнлә 101 янгын сагы номерына Бөгелмә районының Райлан авылындагы шәхси фермада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән «Петровка» һәм «Татар Димескәе» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре техник бинада тракторга ут кабуын, аның янәшәсендә сыерлар абзары булуын ачыклаган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче ферма мөдире һәм каравылчы төтен белән тулган абзардан 80 сыерны коткарырга өлгергән.

Терлекләрне коткарган вакытта ферма каравылчысы кулын һәм тәнен пешергән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Ул электр җиһазын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100