news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Суд приставына карата җинаять эше кузгатылган

Алынган акчаларны суд приставы-үтәүчесе үз ихтыяҗларына файдаланган

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге белгечләре тарафыннан ачыкланган материаллар буенча, Әлмәт районы бүлеге суд приставы-үтәүчесенең башкарма производство буенча бурычлыдан алынган акчаны үзләштерүе ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Суд приставлары идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 Гаепләнүче әҗәтле ханымга билгеләнгән үрнәктәге квитанция биреп, бурычны каплау хисабына 40 мең сумга якын акча кабул иткән. Алынган акчаларны суд приставы-үтәүчесе үз ихтыяҗларына файдаланган.
 2014 нче елның 5 нче мартында РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт шәһәре бүлеге буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 160 нчы маддәсенең 3 нче часте ( үзләштерү яки туздыру, яки хезмәт урыныннан файдаланып, чит милекне урлау) буенча аңа карата җинаять эше кузгатылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot