news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның берничә мәктәбендә шартлаткыч җайланмалар булу турында аноним хатлар килде

Аноним хатларны 7, 94 һәм 155нче гимназияләр, шулай ук 146нчы номерлы мәктәп алган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Иртәдән Казанның берничә мәктәбенә бинада шартлаткыч җайланма булу турында янә аноним хатлар килде.

Агентлыкка мәгълүм булганча, аноним хатларны 7, 9, 94 һәм 155нче гимназияләр, шулай ук 12, 72, 146 һәм 182нче номерлы мәктәпләр алган. 7нче гимназиядә барлык сыйныфларда дәресләр гамәлдән чыгарылды, ә 146нчы мәктәптә балаларны һәм персоналны эвакуацияләү бара. Кайбер мәктәпләр бүген дистанцион укытуга күчеп торачак.

Искәртеп узабыз, бер көн элек шундый ук хатларны башкаланың тагын берничә мәктәбе алган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100