news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 294 үлем очрагы расланган.

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлгән — 1979 елдгы хатын—кыз», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. Ковид идентификацияләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 294 үлем очрагы расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot