news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл-патруль хезмәте инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән

Ир белән хатын ике нәни баласы белән Чаллыдан Янурыс авылына кайтып килгән чагында, машинаның двигателе кинәт сүнгән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән
Республиканская Госавтоинспекция

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл-патруль хезмәте инспекторлары трассада машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл-партуль хезмәте махсуслаштырылган батальоны хезмәткәрләре – полиция өлкән лейтенанты Айдар Сабирҗанов һәм полиция лейтенанты Таһир Шакиров, Чаллы – Сарман трассасына патрульлек иткәндә, юл читендә туктаган «Лифан» автомобиленә игътибар иткән. Полицейскийлар чит ил автомобиле янына килеп, машина йөртүчедән ярдәм кирәкмиме дип сораган.

Автомобиль хуҗасы гаиләсе белән Чаллыдан Сарманга баруы, юлда машинаның двигателе кинәт сүнүе хакында сөйләгән. Машинаны үз көче белән төзәтергә тырышып караса да, нияте барып чыкмаган.

Урамда ул көнне шактый салкын булганлыктан, ир белән хатын һәм аларның ике нәни балалары туңа башлаган. Инспекторлар аларны патруль автомобиленә утыртып кайнар чәй эчерткән һәм өйләренә кайтарып куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100