news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергәндә тәнен пешергән

Йөк автомобиленә бүген иртән республиканың Алабуга районында - «Муш» кафесы янындагы стоянкада ут капкан.

Татарстанда ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергәндә тәнен пешергән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның М7 трассасында ерак юлга йөрүче фура шоферы йөк автомобилен сүндергән вакытта тәнен пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 6.49 сәгатьтә 112 бердәм номерына М7 трассасының 992нче чакрымында – республиканың Алабуга районында «Муш» кафесы янындагы стоянкада фурага ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Урында ачыкланганча, йөк автомобиленең йөртүчесе фураны үзе сүндерергә тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм нәтиҗәдә тәнен пешергән.

Йөк автомобилен сүндерүдә барлыгы 14 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100