news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә чит ил автомобиле, кызыл утка чыгып, 74 яшьлек пенсионерны бәрдергән

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә чит ил автомобиле, светофорның кызыл утына чыгып, 74 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә булган. ЮХИДИ инспекторлары ачыклаганча, Ершов урамында «Фольксваген» автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе, светофорның кызыл утына үтеп, юл аша чыгып баручы өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, 74 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot