news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата шикаять белдергән

Аны Алабуга депутатын заказлы үтерүдә гаеплиләр.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынуына карата суд карарына шикаять белдергән. Бу турыда Мәскәүнең Басман суды вәкиленә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, декабрь азагында Илшат Гафуровны тоткарлыйлар, аны Алабуга депутатын заказлы үтерүдә гаеплиләр. Мәскәүнең Басман суды КФУ ректорын ике айга, 21 февральгә кадәр, кулга алды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot