news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пенсионер аферистларга ковидтан даруга компенсация өмете белән 260 мең биргән

Өлкән яшьтәге ханым полициягә мөрәҗәгать иткән, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). 20 октябрьдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге кешегә сертификатлаштыру федераль программасы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул элек хатын-кызның алардан хәзер яраксыз дип табылган даруларны сатып алуы турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, барлык сатып алучыларга дәүләттән федераль программа буенча 450 мең сум күләмендә компенсация каралганлыгын әйткән.

Пенсионер ханым шалтыратучыга ышанган, чөнки ул, чыннан да, коронавирус нәтиҗәләрен дәвалау өчен элек дарулар сатып алган. Әмма акча алу өчен, таныш булмаган ир хатынга банк ячейкасында акча саклаган өчен 43 мең сум акча түләргә кирәк, дип белдергән.

Ул мошенник күрсәткән счетка акча күчергән. Шуннан соң тегесе янә аннан страховка өчен 50 мең сумнан артык акча күчерүне таләп итә, бу исә хатын-кызны сагайта. Ул шалтыратучы мошенник булуы мөмкин дип, трубканы куйган.

Берничә көннән соң аңа таныш булмаган кыз шалтырата, ул шул ук сертификатлаштыру программасының башлыгы булып таныштыра. Ул хатын-кызны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны күрсәтелгән счетка күчерергә күндергән, янәсе, бу иминият акчасын кире кайтару буенча операцияне тәмамлау өчен кирәк.

Тиздән бу хәл турында пенсионер ханымның оныгы белеп ала. Ул әбисенә мошенниклар белән элемтәгә кергән булуын әйтә һәм барлык шалтыратучыларның номерларын блоклый. Өлкән яшьтәге ханым полициягә мөрәҗәгать итә, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Зыян 261 мең сумга бәяләнгән. Полицейскийлар хәзер аферистларның шәхесләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot