news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ир-ат әнисен аңардан башка эчеп утырганы өчен үтергән

Фаҗига 3 гыйнвар кичендә Актаныш районының Иске Байсар авылында булган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига 3 гыйнвар кичендә Актаныш районының Иске Байсар авылындагы йортларның берсендә булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фаразлары буенча, авылда яшәүче  37 яшьлек ир-ат 58 яшьлек әнисе, сөеклесе Һәм иптәше белән табын оештырган. Күбесе йокларга киткәч, йорт хуҗасы әнисенең үзе генә эчеп утыруын күргән. Шуннан ир әнисенең корсагына пычак белән кадый.

Хатын-кызны дус кызы якламакчы булган, әмма ир-ат аны да яралый. Шуннан соң ул дус кызына янап, әнисенең ярасын тегәргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, хатын хастаханәгә барган вакытта үлгән.

Җинаятьче тоткарланган һәм сак астына алынган. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100