news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында булган авариядә өч кеше зыян күрде

Юл-транспорт һәлакәте бүген кич Никольское авылы борылышыннан ерак түгел булды.

Лаеш районында булган авариядә өч кеше зыян күрде

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Лаеш районында ике җиңел машина бәрелеште, өч кеше зыян күрде. Бу хакта агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде. 

Аларның сүзләренчә, бүген кич белән Казан — Атабай автоюлында Никольское авылы борылышыннан ерак түгел авария булган. Биредә «Ауди» һәм «Тойота» бәрелешә.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юл кырыена төшеп китә.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100