news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коллыктан коткарылган ир-ат Казанда яшәргә калачак

Аның белән бергә волонтерлар тагын берничә кешене коллыктан коткарган, аларны өйләренә кайтарачаклар.

Коллыктан коткарылган ир-ат Казанда яшәргә калачак

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Саляхова). Коллыктан коткарылган Дима исемле ир-ат Казанда яшәргә калачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «Душа России» хәйрия фонды җитәкчесе Юлия Хәкимова хәбәр итте.

«Димага яхшы адвокат тапканнар. Ул коллыкта булган ир-атның мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Социаль хезмәткәрләр аңа документлар әзерли. Аны интернатка билгеләү мәьәләсе әле хәл ителмәгән. Дима мөстәкыйль кеше. Мөгаен, ул үзе дә яши алыр», — диде Юлия Хәкимова.

Аның сөйләвенчә, инвалид ир-ат белән бергә тагын берничә кеше коллыктан коткарылган. Аларны кире өйләренә, туганнарына кайтарачаклар. Әмма Дима Казанда калачак, аның якыннары юк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда инвалидны коллыкта тоткан ике чит ил кешесенә җинаять эше кузгатылган.

Кайчандыр Диманы урлаганнар һәм «Мега» сәүдә үзәге янында хәер сорарга мәҗбүр иткәннәр. Волонтер Юлия Хәкимова инвалидны юлдан алган. Соңыннан «хуҗалар» аңа яный башлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаятьчеләр - абыйлы-сеңелле Молдовия кешеләре. Алар Казанга акча эшләргә килгән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре аларның икесен дә тоткарлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100