news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда гимназия тәрәзәсеннән яшүсмер кыз егылган

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, кыз бала исән калган, аның ике аягы да сынган.

(Чаллы, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда элиталы мәктәпләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган. Анда бина тәрәзәсеннән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Бу хәл Яңа ел каникулларыннан соң беренче уку көнендә булган. Бинаның өченче катында урнашкан хатын-кызлар бәдрәфендәге тәрәзәдән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Гадәттән тыш хәл булгач та ашыгыч ярдәм, полиция, прокуратура вәкиле килгән.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, кыз бала исән калган, аның ике аягы да сынган. Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100