news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән

Авария кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Азнакай районында булган.

Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән
соцсети

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферларның берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә Түбән Мактамадан Актүбәгә илтә торган автомобиль юлында булган. 14нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче егет каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә кюветка төшеп киткән, җиңел автомобиль әйләнеп капланган.

«Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Хәзер ЮХИДИ инспекторлары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100