news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән

Авария кичә иртән Кительга авылы янында булган.

Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән
соцсети

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Әлмәт районында йөк төялгән автовоз кюветка төшеп киткән. Интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә авария урыныннан фотолар урнаштырган.

Аварияне күргән кешеләр әйтүенчә, юл һәлакәте кичә иртән Кительга авылы янында булган. Фотолардан күренгәнчә, яңа «Лада» автомобильләре төялгән йөк автомобиле кюветка төшеп киткән һәм яны белән ауган.

Автовозны юлга өстерәтеп чыгару өчен һәлакәт булган урынга эвакуатор килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шулай ук әлеге урында юлның өлешчә ябылуы хакында хәбәр итә.

Авариядә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.


news_right_1
news_right_2
news_bot