Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында гадәттән тыш хәл булды
Самолет җиргә төшеп утырганда очыш полосасыннан читкә чыгып китте. Пилот кабинасында датчикка ут капты, бу судноның төзек булмавы хакында сөйли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген иртән Казан аэропортында гадәттән тыш хәл булды. Самолет җиргә төшеп утырганда очыш полосасыннан читкә чыгып китте. Пилот кабинасында датчикка ут капты, бу 53 урынлы һава судносының төзек булмавы хакында сөйли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр итте.
Бүген Казан аэропортында гадәттән тыш хәл булды, диде ул. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе самолеты (Бөгелмә - Казан – Санкт-Петербург рейсы) очыш полосасыннан читкә чыгып китте. Бу вакытта пилот кабинасында датчикка ут капты, бу судноның төзек булмавы хакында сөйли. Әлеге бортның шассие сафтан чыккан дип фаразлана. Зыян күрүчеләр юк.
Килеп чыккан хәлне һава транспорты Федераль агентлыгы белгечләре тикшерә. Бу минутларда аэропорт һава судноларын озату һәм кабул итү өчен тулысынча ябык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз