news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда егет белән кыз сөрем газы белән агуланган

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә 20 яшьлек кыз һәм 21 яшьлек егет китерелгән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Ибраһимов проспектында 19нчы йортта ике кеше сөрем газы белән агуланган.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә 20 яшьлек кыз һәм 21 яшьлек егет китерелгән.

Табиблар икесенең дә сөрем газы белән агулануын ачыклаганнар. Аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot