news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Башкорт дәүләт филармониясе ветераны Мәрьям Хәсәнова вафат булган

Мәрьям Хәсәнова 1982-2015 елларда Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия хор капелласында эшләгән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Уфада атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкорт дәүләт филармониясе ветераны Мәрьям Хәсәнова озакка сузылган авырудан соң 66 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәрьям Шакирҗан кызы Хәсәнова 1954 елда Әбҗәлил районы Казмаш авылында туган. Салават музыка училищесы һәм Уфа сәнгать институтында белем алган.

Ул бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган. 1982-2015 елларда, лаеклы ялга чыкканчы, Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия хор капелласында эшләгән. Иҗат коллективы белән бергә Башкортстанны, Россиянең күп кенә төбәкләрен һәм чит илләрне йөреп чыккан.

Мәрьям Хәсәнованы бүген Көньяк зираттагы Дан аллеясында җирлиләр.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot