news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлде

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 158 очрагы расланган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлде

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1947, 1948 һәм 1958 елларда туган өч ир-ат вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүнең 158 очрагы расланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot