Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Каршы хәрәкәт юлына чыкканнан соң машина кюветка төшеп киткән, йөртүчесе зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүченең башы җәрәхәтләнгән, ләкин ул госпитализациядән баш тарткан.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Каршы хәрәкәт юлына чыкканнан соң машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Бүген иртән Минзәлә районында Дружба һәм Дыреевка авыллары арасында чит ил машинасы кюветка төшеп каплана. Машина йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыкканнан соң, транспорт белән идарә итә алмый.
Юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек ир-атның башы җиңелчә җәрәхәтләнгән, әмма ул госпитализациядән баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз