news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Сибай драма театры артисты Арсен Шәйхисламов вафат

Мәрхүмгә 44 яшь иде.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театрында эшләүче Башкортстанның атказанган артисты Арсен Шәйхисламов 44 яшендә вафат булды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул коронавирус авыруыннан үлмәгән, дип ассызыклана хәбәрдә.

Арсен Шәйхисламов спектакльләрдә дә уйнаган, шәһәр һәм республика чараларында алып баручы булып та эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot