news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югалган Чаллы укучысын Менделеевскида тапканнар

11 яшьлек малай 7 декабрь көнне өйдән чыгып киткән.

(Чаллы, 10 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Өч көн элек югалган 11 яшьлек Чаллы укучысы Менделеевскида табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлегендә хәбәр иттеләр.

Малайны эзләү турындагы белдерү социаль челтәр битләрендә басылып чыккан иде. Бу белдерүгә шәһәрлеләр дә күп җавап бирде. Алар баланы үз микрорайонында күргәннәр, дип ышандырдылар. Шул ук вакытта төрле адреслар аталды. Малай шәһәрдә булмаган — полицейскийлар баланы Менделеевскида тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot